Халыклар бердәмлеге көнендә Лениногорск районының Иске Писмән авылында республика программасы буенча капиталь ремонттан соң 300 урынлы мәдәният йорты янә ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Иске Писмән халкы бу бүләкне күптән көткән иде, чөнки клуб бинасы 1991 елда ачылып, шуннан бирле ремонт ясалганы булмаган. Бина эче салкын, кышын бигрәк тә, туннар, курткалар киеп репетицияләр уздырганнар. Мәдәният йорты – авылның үзәге бит. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов...