Саба районы Кызыл Мишә авылында балалар бакчасы эшчәнлегенә 45 ел тулу хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бәйрәм чарасын авыл мәдәният йорты җитәкчеләре - Алинә һәм Булат Галимовлар, китапханә мөдире Гөлнәзирә Әүһәдиева оештырган.
Фото: © Гөлнар Гарифуллина
“Ак чәчәк" балалар бакчасына 1979 елда беренче булып Зәмфирә Нурмиева (Нуруллина) җитәкчелек итә башлый. Ул балалар бакчасының уен мәйданчыгында иң беренче гөмбәчек, комлык, таучыкларга нәниләрнең бик нык сөенгәнен искә алды.