Алар нәрсә ди? Без дөньяви дәүләттә яшибез, мәгариф дөньяви дәүләткә буйсына, диләр. Кием киюнең үз тәртибе бар, диләр. Мөселманнарның яулык бәйләве, хиҗаб киюе башкаларга комачауламый дим. Юк, бездә менә закон кабул ителгән, диләр.
Икенче яктан караганда, мин үзем – татар баласы, татар авылында үстем. Безнең вакытта хиҗаб яки никаб дип әйтү юк иде. Без бу сүзләрне белми идек. Безнең әниләр, әбиләр яулыктан йөри иде. Әниләр яулыкны косынка кебек бәйли иде, әбиләр арттан салындырып бәйли иде.