Бүген Татарстан Фотографлар берлегендә Дискуссияләр клубы ачылды. Аның авторы һәм модераторы, ТР Фотографлар берлегенең актив әгъзасы Кристина Дегтярева әйтүенчә, мондый форматтагы очрашулар фотографлар һәм сәнгать әһелләре өчен мөһим һәм кызыклы.
«Хәзер иҗади берлекләр өчен халыкка ачык булу модада. Менә Сәнгать төннәре, Музей төннәре үткәрелә. Безнең берлек тә шул җәһәттән Дискуссияләр клубы ачты. Бүген биредә фотографларны гына түгел, ә сәнгатьне һәм мәдәниятне үз иткәннәрне дә чакырдык»...