Татарстан Конституциясе – халыкара мәйданда да, Россиянең эчендә дә республиканың бүгенге уңышына ирешүдә төп коралларның берсе. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов шундый фикерен белдерде.
«Татарстан Республикасының Төп законы иң авыр вакытта, Советлар Союзы таркалган чорда әзерләнде, бөтен халык катнашында аның буенча фикер алышулар үткәрелде. Ул вакытлар СССР территориясендә яшәгән барлык кешеләр өчен зур фаҗига иде. Хәзер без моңа тулысынча бәя бирә алабыз», - диде Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына.