Татарстанның бүгенге уңышлары – республика Конституциясе эше нәтиҗәсе. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов шундый фикерен белдерде.
«Сез тирә-якта күргән әйберләр: чиста ишегаллары, юллар, яңа биналар, спорт корылмалары, бөтен инфраструктура, газлаштыру, тузган торакны бетерү, бүгенге көндә инде гамәлгә ашырылган һәм хәтта бөтен Россия күләмендә дә тиңдәшләре булмаган башка республика программалары. Боларның барысы да ...