Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә яклар Татарстанда теннисны үстерү һәм теннис спорты инфраструктурасын камилләштерү хакында фикер алышты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүгенге көндә республикада 3,3 меңнән артык кеше теннис белән шөгыльләнә. Республиканың спорт мәктәпләрендә – Казан, Әлмәт, Алабуга һәм Чаллыда дүрт теннис бүлеге ачылган...