Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров репертуарындагы җырларның хокукларын үзенә алырга теләүчеләр табылмас дип уйлый.
«Күз алдына китерәсезме, Илһам абый күпме кешене үзенең моңы аша җыр сәнгатенә тартып кертте икән? Миллионлаган кешенедер. Аның һәрберсе Илһам абый кебек тә җырлап карагандыр. Ничек кенә булмасын, Илһам абый – бөтен СССР киңлекләре...