Татар телен куллану өлкәсе юк. Ягъни без аны үзебезнең аш бүлмәсеннән, үз гаиләбездән тыш, беркайда да кулланмыйбыз, Әлбәттә, мондый шартларда ул үсми, алга бармый, яңа сүзләр барлыкка килми. Күпчелек очракта ул күп еллар элек булган кебек авыл теле булып калды («авыл теле» – тискәре мәгънәдә түгел, ә шундый ук).
Татар теленә рус теленең йогынтысы көчле, шуның аркасында шәһәр татарларының җөмләләр синтаксисы нык үзгәрә: ягъни без иядән соң ук, рус телендәге кебек, хәбәр куябыз. Без инде...