Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа тикшерү изоляторы төзелеше барышын тикшерде. СИЗО Казанда Гудованцев урамында төзелә.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектны 2025 елда файдалануга тапшырырга телиләр. Участокның мәйданы – 15 гектар. Анда контроль-үткәрү пункты, административ бина, режимлы алты корпус (шул исәптән хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар өчен) тора. Озак һәм кыска вакытлы очрашулар үткәрү өчен аерым корпус, кер юу бүлмәсе, аш бүлмәсе, ашханә, гараж...