4 ноябрьдә Мәскәүнең Горбунов исемендәге мәдәният сараенда International dance festival (халыкара хореография фестивале) «KONKURENT» чарасы узды. Бәйгедә «Әлмәтем» халык бию ансамбле җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
«Нефтьче» мәдәният сарае каршында эшләп килгән «Әлмәтем» халык бию ансамбле фестивальдә 3 композиция тәкъдим итте һәм жюри әгъзаларыннан югары баллар алып, җиңүче булды. Шулай ук ансамбль гран прига ия булды һәм 100 000 сум отты, диелә хәбәрдә.