Мөслим районы Мәлләтамак авылында «Сөләйман» мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар. Чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте, дип яза «Авыл офыклары» газетасы.
Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин 1803 елда Казанда басылган Коръән китабының копиясен бүләк итте. Мөнир хәзрәт Борһанов мәчет төзелгән чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Районның Аксакаллар Шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, Фәрид хәзрәт Аитов изге теләкләр белән догалар кылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Насыйфуллина...