Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм!
1992 елда Татарстан Югары Советы тарафыннан Конституцияне кабул итү Россия җәмгыятендә үзгәрешләр барганда республика үсешенең хокукый нигезләрен булдырды.
Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт корылышын, социаль-икътисадый сәясәт юнәлешләрен билгеләде, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген...