ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады. Ул моннан 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Советның республиканың Төп законын кабул итү өчен бертавыштан диярлек тавыш бирүен искәртте.
«Әлеге тарихи вакыйга республиканың сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә яңа этапның башлануы булды. Мөһим сәяси-хокукый документ Татарстандагы күпмилләтле халыкның өметләрен чынга ашырды, милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытырга омтылуда төрле милләттәге...