Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Премия тапшыру тантанасы Казан Кремлендә булды.
«Бүләкләү тантанасы истәлекле даталарны бәйрәм итү көннәрендә уза: кичә без бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек, ә иртәгә Татарстан Конституциясен кабул итү көнен уздырабыз. Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премия 2015 елдан бирле тапшырыла. Шушы еллар эчендә...