Махсус операциядә катнашучылар Түбән Кама районы халкына ярдәм һәм посылкалар җибәргән өчен рәхмәт әйтте.
«Күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт. Түбән Кама шәһәренә оператив эш өчен аерым рәхәт әйтәсе килә. Бу катлаулы чорда иң мөһиме – бердәм булып калу, Ватанга булган бурычны онытмау. Җиңү бездә булачак», – дип сөйли Патрик позывнойлы хәрби.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Түбән Кама халкы Курск өлкәсендә яшәүчеләргә 23 тонна төзелеш материалы, ГСМ, маскировка челтәрләре, җылы кием-салым һәм хәрбиләргә исемле посылкалар җибәрде.