Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның ни өчен бер тапкыр да бирелмәвен һәм моның сәбәпләрен аңлатты. «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров исемен йөртә.
«Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның әле бер тапкыр да бирелгәне булмады. Ул бик сирәк очракта, зур талант булган очракта гына бирелергә тиештер. Бу дөрес тә.