Төмәннең «Яңарыш» газетасында Диләфрүз Фәхретдинованың «Түбән Тәүде районының юкка чыккан авыллары» дигән язмасы чыкты.
Һәр авылның үзенең бай тарихы, тамырлары, геройлары бар. Һәм ниһаять, һәр кешенең үзен иркен тоткан, җанына тыныч урыны бар. Әлбәттә, ул - кече Ватан. Туган як кешенең җанында теләсә кайчан кайтып була торган пристань. Әгәр кемнеңдер кайтыр җире булмаса, туган авылы урынында куе урман утырса?
Юкка чыккан авылларның язмышы белән кызыксынуны дәвам итәм. Аларның бетү сәбәбен эзлим.