1 ноябрьдән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе вазифасына Әнүзәр Юнысов билгеләнде. Башта ул район башкарма комитеты эшләр идарәчесе вазифасын биләгән. Администрациядәге кадрлар үзгәрешен шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов әйтте.
Нагуманов яңа җитәкче эштә казанышларга ирешер өчен идарәче тәҗрибәсен һәм белемен кулланыр дигән өмет белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Әнүзәр Әнвәр улын яңа билгеләнүе белән котлыйбыз һәм яңа җаваплы вазифада уңышлар телибез!» ...