Мамадыш районы Түбән Яке авылында Айнур Исрафилов истәлегенә стела ачылды. Ул махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Чарада район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, районның хәрби комиссары Андрей Синкевич, хәрбинең туганнары, ул укыган мәктәп коллективы, дуслары һәм авылдашлары катнашты.
Сәламләүчеләр үз чыгышларын Айнурның әтисе – Хәйдәр Исрафиловка рәхмәт сүзеннән башлады.
«Шундый кыю, илнең чын патриотын үстергәнегез өчен рәхмәт.