Шушы көннәрдә Саратов Җәмигъ мәчетенә реконструкция кысаларында яңа гөмбәзләр куелды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
2024 елның язында эшчеләр төп гөмбәзне тулысынча алмаштырган, ә 29 октябрьдә кече гөмбәз урнаштырылган.
Искәртеп үтик, баштарак Саратов Җәмигъ мәчете комиссиясе төзелде, аның җитәкчесе мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мохитов. Мәчетне реконструкцияләүне әлеге орган контрольдә тота.
Бер ел дәвамында осталар гөмбәзләрнең искергән тышлыгын алмаштырган.