Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында булды. Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алексей Песошин барысын да Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, 17 гасырда Россиядә Болганчык чор тәмамланган халык ополчениесе тарихы – уртак максат өчен берләшкән россиялеләрнең нәрсәгә сәләтле булуының ачык мисалы.