Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә беренче тапкыр «Бәллүр микрофон» муниципаль вокаль башкару фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Бәллүр микрофон» — балалар вокаль бәйгесе. Аның максаты — яшь артистларның вокал сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын активлаштыру һәм формалаштыру. Жюри әгъзалары — вокал өлкәсендә атказанган педагоглар, профессионаллар.
Балалар үз сәләтләрен эстрада вокалы (кече, урта һәм өлкән төркемнәр) һәм халык вокалы номинацияләрендә күрсәтте.