Фергана позывнойлы хәрби Чаллыда чираттагы кыска вакытлы ялда. Ул Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов янында булды һәм рацияләр өчен рәхмәт белдерде. Аларны хәрбиләр әлегә кадәр куллана. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Хәрби сүзләренчә, ул гаиләсе белән күрешә алуга бәхетле һәм шат. Сүз уңаеннан, ир-ат аларга алдан хәбәр итмичә, сюрприз ясап кайткан.
«Хатыныма розалар букеты алдым. Кич, кояш баеган иде иде. Тәрәзәгә шакыдым. Һәм букетны тәрәзгә китердем. Хатыным чәчәкләрне күрде...