Россиянең иң күпмилләтле, мең еллар дәвамында 175 милләт вәкиле тынычлыкта һәм дуслыкта яшәгән төбәге буларак, Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне аерым әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин котлавында әйтелә.
«Россиянең көче – аның бердәмлегендә. Ватаныбызга нинди генә сынаулар килмәсен, нәкъ менә Россия халкының бердәмлеге, Ватанга чиксез мәхәббәте һәм чын ватанпәрвәрлек һәрвакыт тарихның кырыс таләпләре алдында нык булырга ярдәм итте», – дип язган Фәрит Мөхәммәтшин Телеграм-каналында.