Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – «Туполев» АҖ филиалында булды һәм предприятиенең җитештерү куәтләрен модернизацияләү барышын карады. ТР Рәисе матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
КАЗны техник яктан яңадан коралландыру эшләре дәүләт финанслау программалары кысаларында, беренче чиратта 2030 елга кадәр РФ авиация тармагын үстерү комплекслы программасы хисабына башкарыла.