Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар махсус икътисади зона белән танышуны «Соллерс Алабуга»дан башлады. Аларга «Соллерс» ГАҖ директорлар советы рәисе Адиль Ширинов эшләп чыгарыла торган продукция һәм җитештерү хакында сөйләде.
ТР Рәисе белән сәнәгать һәм сәүдә министры эретеп ябыштыру, двигательләр җитештерү, буяу, шулай ук җыю цехларында булды...