«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Әлмәттәге филиалында баш мөхәррир алышынды. Хәзер «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталары һәм «ЮВТ-24» телеканалының берләштерелгән редакциясен Наталья Лушникова җитәкләячәк. Моңа кадәр ул «Нижнекамская правда» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән.
Наталья Лушникова Алабуга районының Яковлево авылында туган. Балачагында әти-әнисе белән Түбән Камага күчеп килә, анда мәктәп һәм педагогика училищесын тәмамлый. Балалар бакчасында берничә ел физкультура укытучысы булып эшли.