Бүген, 3 октябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төбәк территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.
Иртән Татарстанда температура +2 дән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда — 0 дән -4 градуска кадәр (Казанда +5 тән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда +2 дән +4 градуска кадәр). Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак...