Әлегә кадәр бездә – Мөслим районында – «Болгар» радиосы гына эшли иде. Халык арасында «Нигә бездә бер генә радио?», «Нигә башка радиолар эшләми, аларны тыңлап булмый?» дигән фикерләр ишетергә туры килә иде. «Күңел» радиосының Мөслимгә керүен без бик шатланып кабул иттек. Аның эшли башлавына әле күп түгел, шуңа да карамастан, халык аны тыңлый. «Күңел»дә яңарак җырлар яңгырый, кабатланмыйлар, дигән фикерләрне ишеттек.
«Күңел»нең Мөслимдә эшли башлавының тагын бер уңай ягы: «Мөслим» радиосы да аның дулкынында эшләр, дип көтәбез.