Ял көннәрендә «Сабантуй» аттракционнар паркында алма төшәр урын да юк иде. Түбәнкамалылар паркка хәйрия концертын карарга һәм ярминкәдә алынган сувенирлар белән үзләрен сөендерергә җыелган. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Ландыш Сәярова хәбәр итә.
Икенче ел рәттән бу чараны блогер һәм хәйрия фондына нигез салучы Альбина Исмаева оештырды. Ул гомерен авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган. «Бу концерт белән мин барысына да сәнгатьнең чикләрне белмәвен, бернинди тыюлар булмавын күрсәтергә теләдем.