Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрделәр.
Бу юлы йөккә FPV дроннары, компьютер, радиостанция, Starlink иярчен элемтәсе системалары, рабица челтәре, генератор, бензин пычкысы, шуруповерт һәм башка төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, балык һәм туган йорттан күчтәнәчләр кергән. Барлыгы ике фура, алар шул исәптән Лисичанск һәм Рубежноега да ярдәм җибәрелгән.
«Бу гуманитар ярдәм — безнең уртак җиңүебез. Без алгы сызыкта хәрбиләргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз.