Казан шәһәренең Галиев мәчетендә традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Тантанага Казан имамнары, мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелды. Кичә кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәүлиднең бизәге булып мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен башкару тора. Рәсми чыгышлардан соң аны Татарстанның танылган артистлары Марсель Вагыйзов, Марат Галимов...