Болгар ислам академиясендә балалар арасында Коръәнне матур уку (тиләвәт) буенча республика конкурсы узды.
«Балалар арасында Коръәнне матур уку конкурсының Болгар ислам академиясендә узуы безнең өчен шатлык, горурлык һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Бүгенге конкурсның төп максаты - балаларга рухи тәрбия бирү, диннең матурлыгын күрсәтеп, Раббыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Изге Коръәнебезне дөрес итеп уку гына түгел, ә матур, нурлы рәвештә укып башкаларга да җиткерү мөһим. Балалар - Ислам диненең төп дәвамчылары.