Бүгенге көндә Татарстанның урман хуҗалыгы – динамик үсеш ала торган тармак. Республикада урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан ярлыланмыйча һәм рациональ файдалануны тәэмин итү буенча системалы эш алып барыла. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман комплексы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын Урман хезмәткәрләре көне белән котлаганда белдерде.
Министр белдергәнчә, безнең төбәктә урман комплексын модернизацияләү һәм цифрлаштыру курсы гамәлгә ашырыла...