Төркиянең Анталия шәһәрендә ачылган «Татарстан» мәдәният җәмгыяте татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән киңкырлы таныштыру максатын куйган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, композитор, шагыйрә, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова сөйләде.
Ул быел җәй башында «Татарстан» мәдәният җәмгыяте рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтте. «Безнең кыйблабыз – чит илдә милли мирасыбызны саклау һәм таныту. Үз ана телебездә сөйләшеп...