Мисырда Суэц-Каһирә трассасында автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә Россиядән 21 турист зыян күргән. Бу хакта Cairo24 басмасы чыганакка сылтама белән хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Басма мәгълүматы буенча, Шарм-эш-Шейхтан Каһирәгә барган автобус Суэц провинциясендә әйләнеп капланган. Чыганак буенча, автобуста 43 чит ил туристы һәм Мисырдан 4 кеше булган.
«11 төрек, Бөекбританиядән 2 кеше, Россиядән 21 кеше, Италиянең 9 гражданы һәм автобус йөртүчесе зыян күргән», - диде...