Апанай мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормышына кагылышлы викториналар, балалар өчен уеннар, ярминкәләр, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтү, вәгазьләр сөйләү каралган иде.
«Без Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) мохтаҗ, без аны яратабыз, һәм аңа булган мәхәббәтебез көннән көн артырга тиеш. Кеше төрле әйберләрне яратырга мөмкин: кайбер бәйлелекләр аркасында кеше түбән дәрәҗәгә төшә, ә Пәйгамбәребезне ярату аркасында ул бары тик югары дәрәҗәгә генә ирешә...