Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады. Дин тотучыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләгән ул Телеграм-каналында.
«Барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлыйм! Нык сәламәтлек, иминлек һәм уңыш телим», - дип язды республика җитәкчесе.
Искәртик, Мәүлид - ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. туган көне хөрмәтенә багышланган бәйрәм. Ул Ураза һәм Корбан гаетеннән соң исламда иң зур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе санала.