Чирмешән районы Иске Кади авылының Кыр чишмәсе тирәсендә шушы көннәрдә генә «Татнефть» җәмгыяте нефтьчеләре бригадасы 50 төп нарат үсентесе утыртты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасында Марат Гомәров яза.
Гомумән, нефтьчеләр безнең районда быел метр ярым, ике метр озынлыктагы барлыгы 500 төп нарат утыртачак. Алар Югары Кәминкә, Кармыш, Бәркәтә, Шешминка, Утыз Имән, Иске Котыш, Лашман, Әмир, Чирмешән авылларыңда утыртылды, я шушы көннәрдә утыртылачак. Нефтьчеләрнең мондый ярдәме хакында...