Яңа сезонда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балеты күрсәтеләчәк.
«Яңа ел каникулларына Александр Полубенцев куелышында «Сихерләнгән малай» балалар балеты премьерасы әзерләнә. Проект Казан хореография училищесы белән берлектә тормышка ашырыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге яңа сезон ачылышына багышланган пресс-релизында.
«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак.