Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылгач, Казанның елга порты районы яшьләрне җәлеп итү урыны булачак. Татарстан спорт министры Владимир Леонов шулай дип саный.
Ул искәрткәнчә, хәзер әлеге объектның проекты әзерләнә, планировкасы килешенгән. Мәктәп бинасы Порт урамында урнашачак.
«Казанның бу районында актив рәвештә торак йортлар төзелә, елга порты һәм парк зонасы яңартуны көтә. Тиздән бу микрорайон безнең шәһәр яшьләрен җәлеп итү урыны булачак», - дип РИА Новости Леонов сүзләрен китерә.