Әлмәт районы Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен тәкъдим итте. Алар 1 тонна бавырсак алып барган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Бәйрәм мәйданчыгында татар ишегаллары, милли һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе, тематик мастер-класслар, милли көрәш, спорт-күңел ачу уеннары узды.
Моннан тыш, кунаклар татар милли ризыкларыннан ләззәт ала һәм иң зур самовырдан чәй эчә алганнар. Ә бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узды.