Балтач районы «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, «Милли ашлар» кафесы белән мөмкинлеге чикле кешеләрен туплаган «Фикердәш» клубы вәкилләре өчен «Серле вак бәлеш» дип аталган кулинар бәйге уздырды. Бәйге «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева инициативасы белән үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Фирүзә Гатиятуллина яза.
Чарада катнашучылар вак бәлешләр пешерде. Аларга камырны «Милли ашлар» кафесы әзерләп бирде, ә эчлекне конкурсантлар өйләреннән алып килде.
...