6 июльдә 11 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Әлеге чарада тулы бер делегация белән Чаллы мәдәният хезмәткәрләре дә катнаша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлия Ибәтуллина хәбәр итә.
«Мәскәү Сабан туена 9нчы тапкыр барам. 4 июльдә юлга кузгалабыз. Мин анда үземнең татар чигүләремне алып барам. Әле быел беренче тапкыр чигү буенча мастер-класс та күрсәтергә куштылар – мәскәүлеләргә һәм килгән кунакларга татар түбәтәенең...