Аксубай районы Савгач авылында Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән ветераннар җәмгыяте «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәтендә кыю һәм патриот кешеләрне берләштерә. Алар кулларына корал тотып, дәүләт мәнфәгатьләрен аның чикләрендә яклаганнар, тормышларын куркыныч астына куйганнар.
Савгач авылында сугышчан дан мемориалында кайнар нокталарда хезмәт иткән элеккеге солдатлар...