Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында урнашкан «Свияжск-Зернопродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яңа элеватор комплексында булды.
Татарстан Республикасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «Свияжск-Зернопродукт» комплексы авыл хуҗалыгы продукциясен автомобиль, су һәм тимер юл транспортына төяп җибәрү мөмкинлеге белән саклау, чистарту, киптерү, күчереп урнаштыру һәм төяүне тәэмин итәчәк. 16 силос корпусында 112 мең тоннага кадәр ашлык саклана ала.