Германиянең Бад Наухайм шәһәрендә 41нче Халыкара мәдәниятләр фестивале булган (41. Internationales Fest Bad Nauheim). Шәһәр мэриясе оештырган фестивальдә «Ханым» татар хатын-кызлары берлеге дә катнашкан – алар татар мәдәнияте стенды өчен җаваплы булган.
«Ханым берлеге фестиваль кунакларын татар мәдәнияте белән таныштырды: кызлар-егетләребез фестивальдә катнашучыларны кош теле, кыстыбый, өчпочмак, вак бәлеш, чәкчәк кебек милли ашлар белән сыйлады, татар милли киеме үзенчәлекләре белән таныштырды»...