«Бердәм Россия» төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 342 махсус операция катнашучысын тәкъдим итәчәк һәм аларны сайлау кампаниясе барышында озата барачак, диелә партия хәбәрендә.
Махсус операция катнашучылары Үзәк башкарма комитет һәм Югары партия мәктәбе линиясе буенча «Бердәм Россия» ярдәмен алачак. Бу хакта партия рәисе Дмитрий Медведев Генераль Совет утырышында белдерде.
«Мондый кандидатларга ярдәм итү турында берничә тапкыр Россия Президенты Владимир Путин әйтте. Алар җәмгыятьтә лаеклы рәвештә хөрмәткә ия.