Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Татарстан халыкларының җиде туе» бәйрәме узды. Күңелле кичә «Тормыш агачы» («Байтирәк») проекты кысаларында оештырылган. Казан мэриясенең Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чараның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
«Әлеге чараны Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Халыклар ассамблеясе үткәрә. Ул Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелды. Проект 3нче ел рәттән оештырылды.